Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы “Кояшлы” лагерена өченче сменага балалар көтәләр

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче смена тәмамланырга да  вакыт азаеп бара. 24 июльдә балалар яңа дуслары белән хушлашачак. Бу сменада 44 бала ял итә.

-Өченче сменага, 28 июльдән 14 августка кадәр, спорт сөюче 45 яшүсмер килүе көтелә. Әлеге профиль сменага юлламалар бар әле, - диде яшьләр сәясәте бүлеге белгече Оксана Горковенко. – Балалары бу сменага килергә теләүче ата-аналар безгә мөрәҗәгать итә ала.

Дүртенче сменада яшь инспекторлар хәрәкәтендә актив катнашкан 25 бала ял итәчәк. Смена 19 августтан 25 августка кадәр, 7 көн генә эшләсә дә, алар өчен кызыклы чаралар планлаштырыла.

Беренче сменада  ял иткән 43 укучы җәйге каникулларын бик кызыклы уздырган, яңа дуслар тапканнар. Вожатыйлары аларның һәр көнен мавыктыргыч итү өчен бөтен фантазиясен эшкә җиккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев