Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылган

Тышкы рекламаны тиешсез урынга урнаштырсаң да административ комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәк. Быел нәкъ шуның өчен ике гражданинга штраф салынган.

Агымдагы елның биш аенда район административ комиссиясе административ хокук бозган 22 гражданинга карата административ эш кузгаткан. Тәртип бозуларның 18се санитар-экологик икеайлык чорында ачыкланган. 22 административ эшнең 18се кисәтү белән узса, дүрт гражданинны штрафка тартканнар.

-Малларын ирекле йөртүчеләр дә җавапка тартыла. Еш кына терлекләр чәчелгән кырларга да зыян сала, - ди район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. – Чуваш Афонькәсе авылында, мәсьәлән, сарыклары иректә йөргән берничә хуҗага кисәтү ясалды, ә “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең сыерлары Түбән Кәминкә авылында бер крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын таптаган өчен 3500 сум штраф түләде.

Югары Кармалка авылында урамда торган техникалар, төзелеш материаллары, ярылган утын хуҗалары административ комиссия килү белән, аларны җыеп алган. Йорт территориясеннән читтә төзелеш материалларын саклау өчен авыл җирлеге Советыннан белешмә алырга кирәк.

-Бу кагыйдәләрне халык белә, тик нигәдер һаман мондый хәлләр кабатланып тора, - ди Рамилә Мәүлет кызы. – Күпләр комиссия кисәтү ясау белән үк, санаулы сәгатьләрдә кимчелекләрне бетерә. Йорт яннары, капка төпләре, тыкрыклар чиста, чүп үләннәре чабылган булса үзебезгә дә рәхәт бит. Экологик  икеайлык вакытында Күтәмә авылында ике җирдә тиешсез җирдә  көнкүреш калдыклары түгелү ачыкланды, гаепле оешма тиз арада аны җыештырды.

Шушы икеайлык вакытында тәртип бозуның 97 очрагы ачыкланган һәм алар вакытында бетерелгән. Бу чорда 1404 кубометр каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Районыбызны яшелләндерүдә 2274 кеше катнашкан, алар 21169 төп агач һәм 65 төп куак утыртканнар.

Чирмешәнлеләр майдан октябрьгә кадәр дәвам итүче “Россия суы” (“Вода России”) Бөтенроссия акциясендә дә теләп катнаша. Бу эштә аеруча Туймәт һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре активлык күрсәтә. Алар үзләренең территорияләрендәге буа, чишмә тирәләрен гел карап, чүп-чарын җыеп, тәртиптә торалар.

Рамилә Рахматуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев