Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында төтен сизү җайланмасы берәүләрнең йортын саклап калган

Сосновка авылында яшәүче якташыбыз плитә өстенә җылынырга аш куя һәм бу хакта онытып урманга гөмбәгә китеп бара. Бәхеткә, янгын сигнализациясе вакытында хәбәр салган, ут чыкмаган.

Быелның август аенда, телефоннан шалтыратып, Сосновка авылындагы бер йорттан төтен чыгуы хакында хәбәр итәләр. Ульяновкадан янгын сүндерү подразделениесе хезмәткәрләре килгәндә, йортның ишегендә йозак була, өйдә кеше юк, эчтән автоном янгын сигнализациясе җайланмасы тавышы ишетелә. Соңыннан шаһитлар сөйләве буенча, әлеге йорт яныннан узып барганда, авылдашлар шушы “извещатель” сигналын ишетәләр һәм  йорттан төтен чыгуын күреп алалар. Баксаң, йорт хуҗасы, плитәгә аш куеп, аны оныткан һәм үзе урманга, гөмбәгә китеп барган. Шулай итеп, әгәр  “извещатель” хәбәр бирмәсә, авылдашлар уяулык күрсәтмәсә, янгын чыгып, якташыбыз йортсыз калыр иде. Гомумән, республикада әлеге техник җайланма ел да йөзләрчә кешенең гомерен, йорт-милкен ут казаларыннан саклап кала.

-Янгыннар төнлә еш чыкканлыктан, аларны вакытында күреп алу кыен. Андый вакытта “извещательләр” куллану нәтиҗәле, - ди районның янгын күзәтчеле хезмәте инспекторы Андрей Фомин. -Алар төтен исен “сизеп” тавыш бирә. Комбинирлаштырылган төрләре  югары температурага да  сиземле. Җайланманы урнаштыруы кыен түгел. Сүз уңаеннан, районда әлеге җайланма куелган йортларда быел янгыннар булмады.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда 35 янгын очрагы (былтыр бу чорда – 36) теркәлгән. Анда бер кеше кулларын, битен пешерә. Узган елда янгыннарда кешеләр зыян күрмәгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X