Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында Шентала-Акъяр юлы участогы асфальтланган

    Шентала-Акъяр юлының Күтәмә юл киселешеннән Казан ягына алып баручы бер өлешенә яңа асфальт түшәделәр.

    Ике километр бер йөз метр арада юлны “Татавтодор”ның Аксубай  һәм Чирмешән бригадалары санаулы көннәрдә ремонтлап, астын, кырыйларын да рәтләп, бу юлга асфальтны Аксубайдан алып килделәр. Якын көннәрдә монда тагын бер кат асфальт түшәләчәк.

    Реклама

    -Бу объектка средстволар “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты буенча бирелә, - ди райондагы юл участогы җитәкчесе Наил Котбиев.

    фото: автор 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: