Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәктәпләр гадәти режимда эшли

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү ихтыяҗы юк. Барлык мәктәпләрдә дә укулар гадәти режимда үтә. Көзге каникуллар график буенча, ягъни 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Районда бүгенгесе көндә 97 укучы кискен тын юллары авырулы, бу барлык укучыларның 4,6 проценты. 12 укытучы (2,6 процент) больничныйда, җиде педагог сәламәтләнеп эшкә керешкән.

Сүз уңаенда, мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче 57 бала һәм 9 тәрбияче дә авырып тора.

Архив фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев