Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер якташыбызга ана хокукыннан мәхрүм ителү яный

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышының чираттагысында, кабат, бала тәрбияләүдән читләшкән әниләрне “тәрбияләргә” туры килде.

Нагорный поселогыннан З. ның  14 яшьлек улы әнисе белән яшәргә теләми, ул башка өлкәдә гомер итүче әбисе тәрбиясендә. Малай мәктәпне дә ташлаган. Утырышка килгәндә дә аракы “сөремендә” булган әни кешенең моңа әллә ни исе дә китми, аңа бала кирәкми төсле. Әни кешегә кузгатылган эшләр буенча штраф салынды, аңа ана хокукыннан мәхрүм калу яный. Бу эшне ныклап тикшереп, тиешле карар кабул ителәчәк.

Девичья Поляна авылыннан А. ның хокук сакчылары күзенә әле беренче генә эләгүе, “яшел елан” кармагыннан ычкыныр төсле. Шулай да начар тәртибе өчен штраф салынды.

Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы спиртлы эчемлекләр кулланган өчен комиссия каршына бастылар, эчемлекләр әле урланган да. Җәмәгать урынында алкогольле эчемлекләр кулланган өчен егетләргә штраф салынды, ә урлау очрагы буенча суд булачак. Кыек юлга баскан егетләр профилактик исәпкә куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев