Соңгы ике атнада гына да районнан Әлмәт хастаханәсенә авыр хәлдәге 20гә якын авыруны озатканнар.
-Районда вәзгыять катлаулы, - ди врач-эпидемиолог Рәфис Гафуров. – Агымдагы елның узган тугыз аенда 25 райондашыбызга “COVID-19” диагнозы куелды, больницадан тыш пневмония белән авыруның 351 очрагы ачыкланды, 527 кеше ОРВИ белән чирләде.
Рәфис Рәшит улы әйтүенчә, коронавирус авыруы таралуны кисәтү өчен, беренче чиратта, вакцина ясатырга кирәк, шулай ук кулларны еш юарга, битлек кияргә, авыручы кешеләрдән ераграк булырга, үзеңне начар хис иткәндә, температура күтәрелсә, тын буылса, йөткерсәң, медицина ярдәме сорарга.
Сүз уңаеннан, районда 6420 кеше “COVID-19”га каршы прививка ясаткан.
фото: автор
Нет комментариев