Чирмешән районында 302 мохтаҗ кешегә Президент исеменнән бүләк тапшырдылар
Безнең районда

Чирмешән районында 302 мохтаҗ кешегә Президент исеменнән бүләк тапшырдылар

Татарстан Президенты инициативасы буенча, районда яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ 302 кешегә азык-төлек җыелмасы бирделәр.

- Бу инде икенче бүләк, – ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Күчтәнәчләрне ярдәмгә мохтаҗларга, керемнәре яшәү минимумыннан түбәннәргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, шулай ук коронавирус чорында зыян күргән үзмәшгульләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең балаларына тапшырабыз.

Мондый ярдәм “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәйрия акциясе кысаларында үтә. Исемлектәге кешеләргә азык-төлек җыелмасын әле тагын китерәчәкләр.

Фото: автор.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев