Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында яшен атып янгын чыккан

30 июньдә район территориясендә көчле яшенле яңгыр явып узды. Һәм нәкъ шул көнне 135нче янгын частена Кызыл Чишмә авылында ташландык йортның сараенда янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгынның сәбәбе - яшен. Янгын сүндерүчеләр тиз арада авылга барып җитәләр, янгынны сүндерәләр. Монда чүп - чарга да ут капкан була. -Яшенле янгыр...

30 июньдә район территориясендә көчле яшенле яңгыр явып узды. Һәм нәкъ шул көнне 135нче янгын частена Кызыл Чишмә авылында ташландык йортның сараенда янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгынның сәбәбе - яшен.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада авылга барып җитәләр, янгынны сүндерәләр. Монда чүп - чарга да ут капкан була.

-Яшенле янгыр вакытында тәрәзәләрне ябып, электр приборларын уттан өзәргә кирәк. Өйдә булсагыз да, яшен вакытында тимер әйберләргә тотынмагыз, чөнки алар электр тогын яхшы үткәрәләр, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча баш белгече Андрей Фомин.
Яшен, нигездә, ялгыз торучы әйберләргә ата. Шуңа да яшенле яңгыр вакытында ялгыз торучы агач яисә тимер корылмалар астында качмаска. Ачык тигез урында калсаң, уйсу урынга ятарга, басып торырга ярамый. Телефонны сүндерергә, колак алкаларын, муен чылбырын да салып яшерергә кирәк, дип киңәш итәләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Кызыл Чишмә

2
X