Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында кар машиналарын тикшерәләр

11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кар машинасы-2016» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша. Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмау­га, мототранспортка кенәгәсе булу-булмау­га зур игътибар биреләчәк. "Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер -...

11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кар машинасы-2016» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша.

Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмау­га, мототранспортка кенәгәсе булу-булмау­га зур игътибар биреләчәк.

"Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер - инспекторы Илнур Сәлахов әйтүенчә, бүген районда 25 кар машинасы (снегоход) бар: 10сы-физик , 15- юридик затларда теркәлгән. Теркәлмәгән мототехниканы йөртүчеләр дә бар икән.

- Декабрь-март айлары - кар машиналары иң еш файдаланыла торган чор, - ди инспектор.- Кызганыч, кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә "Кар машинасы" операциясенең төп бурычы - әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле аварияләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чирмешән районында машина кар тикшерәләр