Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы ветераны: “Бүләк отасымны алдан сиземләдем”

Район газетасының 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу йомгаклары буенча уйнатылган отышның төп бүләге – печән чапкыч Бәркәтәгә китте. Бүләкнең хуҗасы - 90 яшьлек Рәхилә Мәгъсумова аны редакциягә үзе килеп алды.

-Квитанцияне редакциягә юллагач та, бүләк отасымны ничектер күңелем белән сизендем, - ди Рәхилә әби. – Бәйгенең иганәчесе дә туганым бит.

“Безнең Чирмешән”не укырга һәм аңа үзе дә мәкаләләр язарга яраткан җиңүчебез бүләкне алырга кызы Рәсимә белән килгән.

-Мин үзем дә бер ара район газетасы редакциясендә эшләп алдым, шуңа да ул миңа бик якын, - ди Яр Чаллыда яшәүче Рәсимә апа. – Әни газеталарны җыеп бара, газетаның сайты белән танышып барсам да, кайткач, аларның барысын да кабат укып чыгам.

Әнисенең бүләк отуын Рәсимә апаның Кара Чишмә авылындагы бер дусты хәбәр итә.

-Башта аңламыйча тордым, нинди чапкыч, нинди бүләк... Эшнең нидә икәнен төшенгәч, әнигә хәбәр иттем, ул вакытта әле безгә газета килеп җитмәгән була, - дип бу шатлыклы мизгелләрен искә төшерде Рәсимә апа.

 фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев