Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы авылларының күбесендә чүп үләннәре үстермиләр

Узган өч айда районның административ комиссиясендә сигез эш каралган, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике кешегә әлегә кисәтү ясалган, алты кешегә 2әр мең сум күләмендә штраф салынган.

-Барлык торак пунктларда да диярлек рейдлар үткәрелде, - ди административ комиссия секретаре Рәмилә Рахматуллина. – Нигездә, авыллар чиста, чүп үләннәре чабылган. Дөрес, бүген инде кайбер урыннарны кабат чистартасы бар. Яшелеккә, чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлар да шактый күп. Әйтик, Керкәле, Бәркәтә, Чумачка авылларына карата җитди дәгъва юк. Алдан әйткәннәрне дә үтәгәннәр. Туймәт, Лашман авыл урамнарында да тәртип. Ульяновка турында аерым әйтеп узасым килә, монда бик тырыш, уңган халык яши икән. Кызганыч, мондый хәл бөтен авылда да күзәтелми шул. Мәсәлән, Керкәле белән бер үк авыл җирлегендә урнашкан Югары Кәминкә халкына бу юнәлештә байтак эшлисе бар. Югары Кармалкага карата да дәгъвалар бар.

Рәмилә Рахматуллина сүзләре буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларга шактый зур зыян китерүче маллардан да зарлана икән. Кайбер авылларда иректә йөрүче сарыклар, кәҗәләр, хәтта сыерлар инде өлгереп килүче игеннәрне таптыйлар. Кайбер хуҗаларга кат-кат кисәтү ясасалар да,чара күрмиләр. Алар белән инде башкача сөйләшәләр – штраф салалар. Әйтик, Яңа Элмәледә кәҗәләр хуҗасына җәмгыять кырларына зыян китергән кәҗәләре өчен 2 мең сум штраф түләргә туры килгән.

Тиешсез урыннарда реклама кәгазьләре ябыштырган эшмәкәрләргә дә комиссия әгъзалары алдында җавап бирергә туры килгән. Район үзәгенә сәүдә итәргә килгән кайбер эшмәкәрләргә дә, кагыйдәләрне санга сукмаган өчен, штраф салынган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев