Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән музеендагы әби белән бабай Балтыйк буеннан кайтканнар

Чирмешәндәге туган як тарихын өйрәнү музеендагы күргәзмәдә хәтта узган гасырның илленче елларына караган чыршы уенчыклары бар. Якташларыбыз бирегә 400ләп уенчык алып килгән. Аларның алтмышлабы Иске Кадидан - мәктәп укучысы Дамир Мортазинның әби-бабайларында сакланган. Чирмешәннән рәссам Сәлимҗан Гамиров коллекциясендә исә 1950-1980 елларда чыккан иллеләп Яңа ел открыткасы бар. Иске Кадидан Марат...

Чирмешәндәге туган як тарихын өйрәнү музеендагы күргәзмәдә хәтта узган гасырның илленче елларына караган чыршы уенчыклары бар. Якташларыбыз бирегә 400ләп уенчык алып килгән.

Аларның алтмышлабы Иске Кадидан - мәктәп укучысы Дамир Мортазинның әби-бабайларында сакланган. Чирмешәннән рәссам Сәлимҗан Гамиров коллекциясендә исә 1950-1980 елларда чыккан иллеләп Яңа ел открыткасы бар. Иске Кадидан Марат Кәлимуллин, Гөлсирин Мортазина, Түбән Чегодай мәктәбеннән Рәдис Хәмидуллин, Чирмешәннән Эвелина Красновалар тапшырган экспонатлар да кызыклы. 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Диләрә Дәүләтшинаның әби, бабай-уенчыгы Балтыйк буеннан ук кайткан.
-Әлеге күргәзмәгә үзебез дә шундый экспонатлар алып килдек. Директорыбыз Алмаз Закировта бик күп уенчыклар, открыткалар сакланган икән. Балаларга да бик зур рәхмәт. Аларга кечкенә генә булса да бүләкләр әзерлибез, - ди күргәзмәне оештыручы, музей хезмәткәре Роза Габидуллина.
Мондагы уенчыкларны быел чыршыларга элмәсләрдер, шәт. Чөнки алар яңа ел каникулларында да әле музейда "кунак" булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Күргәзмәләр чыршы