Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары "уракка" әзерләнә

11нчеләрнең беренче сынаулары 29 майга билгеләнгән. Географиядән - 2, информатикадан 8 укучы имтихан тапшырырга Әлмәткә бара. 31 майда математикадан база дәрәҗәсендә 100, 2 июньдә профиль дәрәҗәдә 66 укучы имтихан тотачак. 5 июньдә җәмгыять белеменнән - 61, 7 июньдә физикадан - 38, рус әдәбиятыннан 3 укучы сыналачак. 11 классны тәмамлаучы 108...

11нчеләрнең беренче сынаулары 29 майга билгеләнгән.


Географиядән - 2, информатикадан 8 укучы имтихан тапшырырга Әлмәткә бара. 31 майда математикадан база дәрәҗәсендә 100, 2 июньдә профиль дәрәҗәдә 66 укучы имтихан тотачак. 5 июньдә җәмгыять белеменнән - 61, 7 июньдә физикадан - 38, рус әдәбиятыннан 3 укучы сыналачак. 11 классны тәмамлаучы 108 укучы да 9 июньдә рус теленнән сынау үтәчәк. 13 июньдә 4 укучы инглиз теленнән (язма), 28 егет һәм кыз биологиядән имтихан тапшыра.

Бу фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары Лашман мәктәбендә узачак. 15, 16 июнь көннәрендә 8 укучы инглиз теленең сөйләм өлешеннән имтихан тапшырырга Лениногорскига барырга тиеш. 19 июньдә 17 укучы химиядән, 12 укучы тарихтан Әлмәт шәһәренә барып имтихан бирә.

Бу уку елында районда 11 класссны - 108, 9 классны 248 укучы тәмамлый.

9 классларның беренче сынаулары 26 майда, бу көнне 10 укучы инглиз теленнән сынау үтәргә Нурлатка бара. Калган имтиханнар Лашманда була. 30 майда - рус теленнән, 6 июньдә математикадан төп дәүләт имтиханнары узачак. 1, 3, 8, 19, 23 июньдә сайлап алган фәннәрдән (физика, биология, тарих, рус әдәбияты, информатика, химия, география, җәмгыять белеме) сынау тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined