Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләре макулатура тапшырып, акча эшлиләр

Лашман урта мәктәбе укучылары яңа уку елында тәнәфесләрдә теннис уйный алачаклар. Теннис өстәлән мәктәпкә укучылар җыйган макулатура акчасына алганнар. Уку елы ахырына район мәгариф учреждениеләре хәзерләүләр конторасына 450 центнер макулатура тапшырганнар. -Бу эштә Утыз Имән укучылары аерым активлык күрсәттеләр, биредә бер балага уртача 80 килограмм исәбеннән макулатура җыйдылар, - ди...

Лашман урта мәктәбе укучылары яңа уку елында тәнәфесләрдә теннис уйный алачаклар. Теннис өстәлән мәктәпкә укучылар җыйган макулатура акчасына алганнар.

Уку елы ахырына район мәгариф учреждениеләре хәзерләүләр конторасына 450 центнер макулатура тапшырганнар.
-Бу эштә Утыз Имән укучылары аерым активлык күрсәттеләр, биредә бер балага уртача 80 килограмм исәбеннән макулатура җыйдылар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов. - Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Иске Котыш, Туймәт, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә мәктәпләре коллективлары да мактауга лаек, нык , тырыштылар, байтак кәгазь калдыклары тапшырып, мәктәп бюджетын баеттылар. Аларда һәр балага 40ар килограмм макулатура туры килә. Ә менә Чирмешән лицее һәм Иске Элмәле коллективлары алдынгылардан үрнәк алсыннар иде.
Макулатура өчен акча һәр мәктәпнең хисабына күчереләчәк һәм киләчәктә мәктәп ихтыяҗларына тотылачак.
"Соңгы кыжгырау" бәйрәмнәрендә күпчелек мәктәпләрдә әлеге эшкә нәтиҗә ясалды. Актив укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. Киләчәктә район күләмендә дә җиңүчеләрне билгелиәчәкләр, аларны да бүләкләр көтә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр макулатура