Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән командасы Нурлаттан кубок белән кайтты

Чирмешән аграр техникумы студентлары командасы Нурлат шәһәрендә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча узган республика спартакиадасының зона этабында сигез команда арасында өченче урынга ия.

2021 елда армиягә чакырылырга тиешле егетләр арасындагы бу бәйгедә якташларыбыз Грамота һәм кубок белән бүләкләнгәннәр.

Егетләр сигез этапны да уңышлы үткәннәр, пневматик винтовкадан ату, аркан тартышу, автоматны сүтеп җыю һәм башка хәрби-гамәли спорт төрләрендә осталыкларын күрсәткәннәр. Характер, чыдамлык һәм ныклык таләп иткән әлеге ярыш аларга хәрби хезмәттә дә ярап куячак.

фото: Фәнил Шәрифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев