Чирмешән кадетлар мәктәбенә иганәчеләрдән – яңа җиһазлар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты тулай торагына 3 миллион 600 мең сумлык яңа җиһазлар: шкафлар, өстәлләр, урындыклар, тумбочкалар кайтты. Аларны Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводы бүләк иткән, иганәчеләр җиһазларны үзләре үк китереп, җыеп та биргәннәр. -Барысына да рәхмәт, монда мәктәпнең элеккеге укучысы, Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровскийның "әрсезләнүе"...
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты тулай торагына 3 миллион 600 мең сумлык яңа җиһазлар: шкафлар, өстәлләр, урындыклар, тумбочкалар кайтты.
Аларны Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводы бүләк иткән, иганәчеләр җиһазларны үзләре үк китереп, җыеп та биргәннәр.
-Барысына да рәхмәт, монда мәктәпнең элеккеге укучысы, Рязань югары һава-десант командалык училищесы курсанты, якташыбыз Нариман Сваровскийның "әрсезләнүе" дә ярдәм итте. Үзгәртеп корылган, заманча ремонтланган тулай торакта бүген 95 кадет яши. Алар арасында безнең район авылларыннан һәм чит районнардан да килеп укучылар бар, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов.
Кадыйр Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев