Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән аккошының берсе кышка түзмәгән

Җәйләрен район үзәгендәге күлдә йөзүче аккошлар Ульяновка авылында кыш чыга. Кызганыч, аларның берсе үлгән. -Октябрь ахырында, беренче салкыннардан соң ике аккош, бер кара кош китергәннәр иде, - ди Ульяновка мәктәбенең директор урынбасары Ирина Федулова. - Аларны үзебезнең хуҗалыкта, агач абзарда кыш чыгарырга килештек. Ашарларына ваклап бодай салабыз, җылымса су эчерәбез....

Җәйләрен район үзәгендәге күлдә йөзүче аккошлар Ульяновка авылында кыш чыга. Кызганыч, аларның берсе үлгән.

-Октябрь ахырында, беренче салкыннардан соң ике аккош, бер кара кош китергәннәр иде, - ди Ульяновка мәктәбенең директор урынбасары Ирина Федулова. - Аларны үзебезнең хуҗалыкта, агач абзарда кыш чыгарырга килештек. Ашарларына ваклап бодай салабыз, җылымса су эчерәбез. Нәрсә ярамагандыр, суыклардан соң аккошларның берсе үлде. Ветеринарлар да килеп карады, кошның бавыры зарарланган, диделәр. Аларны асрау шартларына дәгъва булмады.
Федуловлар абзарында хәзер бер ак, бер кара кош яши. Алар шактый күп ашаганлыктан, бөртеге дә шактый кирәк. Кошларны алырга үгетләгәндә, азык вәгъдә итсәләр дә, бик ашыгып бөртек китерүче юк әле, дип тә зар белдереп алды хуҗалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ульяновка аккошлар

2
X