Аккошлар тег белән яңалыклар
-
Аккош кызганыч
«Безнең Чирмешән" район газетасында Чирмешән күлендәге аккошның улүе турында хәбәр укыгач, әллә ничек булып китте. Мин күлдән ерак түгел генә йортта яшим. Җәй айларында еш кына бирегә ял итәргә киләбез. Монда бик матур, күңелле. Халык өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар өчен уен мәйданчыгы да бар. Яр Чаллыда яшәүче оныкларым да,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Аккош Түбән Кәминкәгә киткән Җәй көне район үзәгендәге күлдә йөзүче ялгыз аккош быел Түбән Кәминкә авылында кыш чыгачак. -Аккошны үзем тотып алып кайттым, - ди мәктәп директоры Әхтәм Мусин. - Хезмәттәшебез Миңсылу апа Закирова үз теләге белән бу кошны үзләренә алды. Алар казлар асрыйлар, кышка да калдыралар, аккош шулар белән...
-
Чирмешән аккошының берсе кышка түзмәгән
Җәйләрен район үзәгендәге күлдә йөзүче аккошлар Ульяновка авылында кыш чыга. Кызганыч, аларның берсе үлгән. -Октябрь ахырында, беренче салкыннардан соң ике аккош, бер кара кош китергәннәр иде, - ди Ульяновка мәктәбенең директор урынбасары Ирина Федулова. - Аларны үзебезнең хуҗалыкта, агач абзарда кыш чыгарырга килештек. Ашарларына ваклап бодай салабыз, җылымса су эчерәбез....
-
Чирмешән аккошлары кайда кышлыйлар?
Чирмешән үзәгендәге күлдә йөзгән кошларны кыш чыгу өчен шәхси хуҗалыкларга биргәннәр. Аккошларның бер пары - Әккәрәйдә, икенче пары Яңа Элмәледә "кунакта". Ә үрдәкләр кышны Чирмешәндәге бер хуҗалыкта чыгачак.