Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Буш йортларга кем хуҗа?

"Иң төзек торак пункт" исемле район бәйгесе ахырына якынлашып килә. Комиссия Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында да булды. Барлык урамнарын карап чыккач, чисталыкны уңай бәяләделәр. Ике авылны да төзек йортлар бизи, урамнарында чүп үләннәре чабылган, күпчелек йортлар каршында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Тик буш йортлар гына бу күренешне бераз бозып...

"Иң төзек торак пункт" исемле район бәйгесе ахырына якынлашып килә.


Комиссия Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында да булды. Барлык урамнарын карап чыккач, чисталыкны уңай бәяләделәр.

Ике авылны да төзек йортлар бизи, урамнарында чүп үләннәре чабылган, күпчелек йортлар каршында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Тик буш йортлар гына бу күренешне бераз бозып тора. Түбән Кәминкәдә 162 йортның - 12се, Кара Чишмәдә 183 йортның 15се буш, хуҗасыз.

- Әлеге йорт тирәләрендәге чүп үләннәрен башкаларны җәлеп итеп тә чаптырабыз, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Алик Әгълүков.

Ике авылда 5 - 6 чишмә бар. Аларның күбесе төзекләндерелгән, тик алар тирәсен чистартырга кирәк. Аннан соң, чишмәләрнең исемнәрен матур итеп, татар телендә язып кую да комачауламас иде.

Урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган, урам баганаларына яктырткычлар да урнаштырылган. Ә менә ике авылга да керү юлында авыл исемнәре язылган эленмәләр күрмәдек. Авыл җирлеге башлыгы якын көннәрдә бу кимчелекләрне бетерергә ышандырды.

Гомумән алганда, соңгы елларда авылларда чисталык һәм тәртип ягыннан уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык – үзебез өчен