Бүген Татарстанда көчле җил һәм 18 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Безнең районда

Бүген Татарстанда көчле җил һәм 18 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Җомга көнне Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә -13...-18 градуска кадәр салкын фаразлана. Көндез термометр баганалары -8...-13 градуска кадәр күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана.

Чыганак


Нет комментариев