Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бу афәткә – балалар да каршы

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин "Коррупциягә - юк!" дип исемләнгән рәсем һәм иншалар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Район мәктәпләрендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә уздырылган бәйгедә йөзләп укучы катнашкан. Балаларда коррупциягә негатив караш тәрбияләү максатында оештырылган бу сынауда Гүзәл Салихова (Кармыш), Ринат Әхмәтҗанов, Динә Гыйнванова (Бәркәтә), Ольга Краснова (Әккәрәй), Алена Мельникова...

Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин "Коррупциягә - юк!" дип исемләнгән рәсем һәм иншалар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.


Район мәктәпләрендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә уздырылган бәйгедә йөзләп укучы катнашкан. Балаларда коррупциягә негатив караш тәрбияләү максатында оештырылган бу сынауда Гүзәл Салихова (Кармыш), Ринат Әхмәтҗанов, Динә Гыйнванова (Бәркәтә), Ольга Краснова (Әккәрәй), Алена Мельникова (Яңа Элмәле), Эдуард Миронов, Евгения Давиденко, Ләйсән Җиһаншина, Алена Юрина (Чирмешән) призлы урыннар яулаганнар.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында 2012 елда бу юнәлештә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Комиссия алдагы елга да әлеге афәткә каршы көрәшү юнәлешендә мөһим эшләр билгеләде, җитди бурычлар куйды.

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында уздырылган чаралар белән дә таныштырды. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары район мәктәпләрендә өлкән класс укучылары белән очрашулар уздырганнар. Үзәк китапханәдә "Коррупция. Законга да ахлакка да сыймый" дип исемләнгән күргәзмә оештырылган.

Комиссиянең алдагы елгы эш планына төрле тармакларда һәм хакимият органнарында, халык арасында коррупциягә каршы көрәш алып бару, коррупция фактларын кисәтү буенча күптөрле чаралар үткәрү каралган, бурычлар билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Коррупциягә – юк!