Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә мәктәбендә чәчәк үсентесе дә табыш китерә

Кадыйр Гомәров фотосы Бәркәтә мәктәбенең тәҗрибә участогы зур - яшелчә игәргә, җиләк-җимеш куакларына да, чәчәк үстерергә дә җитәрлек. Мәктәп каршында чәчәк клумбалары гына да 8 сутый мәйдан били. Быел да биредә нинди генә чәчәкләр үстермәгәннәр. -Үзебездән арткан чәчәк үсентеләрен сатып та акча эшләдек. Яз көне моңа сорау бар, - ди...

Кадыйр Гомәров фотосы

Бәркәтә мәктәбенең тәҗрибә участогы зур - яшелчә игәргә, җиләк-җимеш куакларына да, чәчәк үстерергә дә җитәрлек. Мәктәп каршында чәчәк клумбалары гына да 8 сутый мәйдан били. Быел да биредә нинди генә чәчәкләр үстермәгәннәр.

-Үзебездән арткан чәчәк үсентеләрен сатып та акча эшләдек. Яз көне моңа сорау бар, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. - Инде берничә ел шулай чәчәк үсентеләре үстереп сатабыз, киләсе елда да бу эшне дәвам итәргә исәп, туфрак әзерләп куйдык.

Үзләреннән арткан суганны райпога тапшырып та исәп-хисап счетларына 10 мең сум акча керткәннәр. Казанда узган мәктәп ярминкәсендә Бәркәтә мәктәбе бакчасында үскән суган, бәрәңге, ташкабакка хуҗалар тиз табылган. Әле сатуга аш чөгендере һәм кишерләре бар.

Мәктәп коллективы, укучылар тырышлыгы белән 15 сутыйлы бәрәңге участогыннан бер тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Киләсе ел өчен орлык әзерләп куйганнар, "икенче икмәк" мәктәп ашханәсендә кыш буе балаларга туклану өчен дә җитәрлек. Яшелчәләрне саклау өчен үз базлары бар.

Ачык грунтта булса да кыяр, помидор да үстергәннәр, аларны свежий килеш кулланганнар, җәй көне мәктәп яны лагеренда ял иткән балалар тәмле салатлар белән сыйланганнар.

Болардан тыш мәктәп бакчасында карлыган, чия, алма агачлары да бар. Алма агачлары әле яшь, беренче уңышларын күрсәтә генә башлаганнар, ә карлыган уңышыннан әзерләнгән кайнатма балалар туклануына тотыла.

Уңыш җыелгач та мәктәп бакчасында эш тукталмаган. Биредә бакча тирәсенә мамык очырмый торган, кипарис кебек үсүче 50 төп тополь утыртканнар.

Безнең сайтта укыгыз:

Наил Шәйхетдинов турында «Мин сәхнәдә рухани» дип исемләнгән китап дөнья күрде

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда дә табыш китерә чәчәк үсентесе Бәркәтә мәктәбендә