Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бирмәсәң, алучы да булмый

Коррупцияне җиңеп буламы? Кайсы тармакларда ришвәтне ешрак алалар (бирәләр)? Коррупциягә каршы көрәш уңай нәтиҗә бирер дип ышанасызмы? 1нче Чирмешән урта мәктәбендә өлкән класс укучылары белән үткән очрашуда район прокуроры урынбасары Юрий Ивановка бу һәм башка бик күп сорауларга җавап бирергә туры килде. Мәктәпнең "ышаныч тартмасы"нда хокук саклау органнары эшчәнлегенә кагылышлы...

Коррупцияне җиңеп буламы? Кайсы тармакларда ришвәтне ешрак алалар (бирәләр)? Коррупциягә каршы көрәш уңай нәтиҗә бирер дип ышанасызмы?


1нче Чирмешән урта мәктәбендә өлкән класс укучылары белән үткән очрашуда район прокуроры урынбасары Юрий Ивановка бу һәм башка бик күп сорауларга җавап бирергә туры килде. Мәктәпнең "ышаныч тартмасы"нда хокук саклау органнары эшчәнлегенә кагылышлы башка сораулар да булды, шулай да күбесе нәкъ коррупция мәсьәләсенә бәйле иде.

"Күп нәрсә үзебездән тора, бергәләп тырышсак, коррупцияне дә җиңеп була",- диде үз чыгышында Юрий Сергеевич.

Бүген күбебез коррупциягә кагылышлы законнарны, үз хокукларыбызны белмибез, үз-үзебезне яклый алмыйбыз.

Кайберәүләргә ниндидер эш өчен акча, бүләк бирүне гадәти хәлгә саныйбыз. Бирүче булганда, алучысы да табыла инде аның. Тик менә, ришвәт бирүче дә, алучы кебек үк, закон каршында җаваплы. Һәм бу турыда балалар да белергә тиеш.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Коррупциягә – юк!