Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Без китәбез инде, сез каласыз...

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә үк башланса да, беренче төркем районнан 27 майда гына китәчәк. Бу көнне 7 якташыбыз якыннары белән бер елга хушлаша. - Быел, Казанда Универсиада үтү сәбәпле, егетләрне хезмәткә озату вакыты кыскара. Бер айда (27 майдан 22 июньгә кадәр) районнан 28 яшь кешене армия хезмәтенә озату...

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә үк башланса да, беренче төркем районнан 27 майда гына китәчәк. Бу көнне 7 якташыбыз якыннары белән бер елга хушлаша.


- Быел, Казанда Универсиада үтү сәбәпле, егетләрне хезмәткә озату вакыты кыскара. Бер айда (27 майдан 22 июньгә кадәр) районнан 28 яшь кешене армия хезмәтенә озату бурычы йөкләнде,- ди ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин. - Хәрби бурычын үтәргә китүчеләрнең күпчелеге - 70 проценты югары уку йортларын тәмамлаучылар.

- Кулыма диплом алу белән армия хезмәтенә китәргә җыенам. Һәр сәламәт ир-егет ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Үзем һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим, - ди Никрутлар көненә килгән Яр Чаллы физкультура академиясен тәмамлаучы Түбән Чегодай егете Радик Әхмәтҗанов.

Башка чакырышлардагы кебек, монысында да егетләрне Никрутлар көненә чакырдылар. Чара барышында алар спорт төрләре (гер күтәрү, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп җыю) буенча көчләрен сынадылар.

Көчле егетләребез аз түгел. Гер күтәрү буенча Радик Әхмәтҗанов иң көчле булып танылды. Турникта да Александр Кузнецовка тиңнәр юк. Автомат сүтеп җыю буенча Данияр Галимовтан да өлгерләр табылмады. Анатолий Владимиров иң төз атучы булды.

- Мин Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамладым, белгечлегем буенча эшкә дә урнаштым, ә хәрби хезмәткә баруны үземнең бурычым дип саныйм. Абый да армиядә хезмәт итте. Солдатта булган егетләр ныгып, акыл туплап, дөнья күреп, яңа дуслар табып, әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итәргә дә өйрәнеп кайта, - ди гер күтәрү, турникта тартылу буенча үзен көчле итеп күрсәткән Чирмешән егете Рамил Бәдретдинов.

- Армиядә хезмәт итүне зур дәрәҗәгә санаучы һәм анда барырга теләүче, егетләр булуы куанычлы. Андыйлардан үрнәк алырга кирәк. Кызганыч, районда хәрби хезмәттән качып йөрүче егетләребез дә бар икән. Армиягә барырга тиешле 6 райондашыбыз чакырылыш комиссиясенә дә килмәгән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Армиягә язгы чакырылыш