Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Балыктан кайтмаган

16 мартта Казанка янында, Зур Чирмешән елгасындагы бәкедә, боз астында шушы авыл кешесе Геннадий Моисеевның мәете табылды. Күршеләре әйтүенчә, 57 яшьлек Г. Моисеев 13 мартта балыкка киткән (хатыны бу вакытта Тольяттида була), ләкин кире әйләнеп кайтмаган. Телефонга җавап бирмәгәч, хатыны күршеләргә шалтырата, ә тегеләр полициягә хәбәр итәләр. - Балыкчы һәлак...

16 мартта Казанка янында, Зур Чирмешән елгасындагы бәкедә, боз астында шушы авыл кешесе Геннадий Моисеевның мәете табылды.


Күршеләре әйтүенчә, 57 яшьлек Г. Моисеев 13 мартта балыкка киткән (хатыны бу вакытта Тольяттида була), ләкин кире әйләнеп кайтмаган. Телефонга җавап бирмәгәч, хатыны күршеләргә шалтырата, ә тегеләр полициягә хәбәр итәләр.

- Балыкчы һәлак булган урынны без чаңгы эзләре буенча килеп таптык, - диделәр полиция хезмәткәрләре. - Лениногорскидан водолазларны чакырттык, ә мәетне боз астыннан үзебез чыгара алдык.

Хәзер су өсләрендә боз йомшарган, көпшәкләнгән, шуңа да бик сак булырга кирәк, диләр МЧС хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Фаҗига