Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә

Безнең районда 29 гаилә социаль куркыныч хәлдә. Аларда балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә, дөрес юлга бастырырга кирәк. Исәптә торучы андый гаиләләр Бәркәтәдә, Шешминкада, Югары Кармалкада, Лашманда, Яңа Элмәледә, Чирмешәндә һәм башка авылларда да бар. Кайбер әти-әниләр законлы бурычларын төгәл үтәмиләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, аракы белән еш дуслашалар....

Безнең районда 29 гаилә социаль куркыныч хәлдә. Аларда балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә тәрбияләргә, дөрес юлга бастырырга кирәк.


Исәптә торучы андый гаиләләр Бәркәтәдә, Шешминкада, Югары Кармалкада, Лашманда, Яңа Элмәледә, Чирмешәндә һәм башка авылларда да бар. Кайбер әти-әниләр законлы бурычларын төгәл үтәмиләр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баралар, аракы белән еш дуслашалар. Тәрбиягә игътибар, наз җитмәгәч, аларның балалары да шул юлдан китә, хокук боза, эчкечелеккә бирелә. Гадәттә, наркоманнар да - шундыйлардан.

Шөкер, районыбызда, мәктәп укучылары арасында наркотик яки башка миңгерәткеч психотроп матдәләр кулланучылар юк. Район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында белдергәнчә, быелгы уку елында профилактик наркологик медицина тикшерүе үткән 134 өлкән класслар укучыларында андый хәл, наркотикка бәйлелек, аны куллану факты беленмәгән. Мондый формада тикшерүне әти-әниләр дә хуплый.

"Әмма тынычланырга ярамый,- диде комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Әхтәмова. - Безгә киләсе елда башкарылачак эшләрне, үткәреләчәк чараларны да хәзер үк аныкларга кирәк. Психологлар җитмәве начар, алар бит кешеләр, аеруча яшүсмерләр белән эшләү нечкәлекләрен яхшырак беләләр.

Районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина социаль яклау учреждениеләренең наркотикларга каршы үткәрелүче кисәтү чаралары турында чыгыш ясады. "Наркотикларга негатив караш тудырырга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тырышыйк",- диде ул.

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең киләсе утырышында "Мәк" операциясе нәтиҗәләре һәм профилактик наркологик медицина тикшерүе хакында сүз барачак, бу эш өчен җаваплыларның отчеты тыңланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined наркотикларга – юк!