Балалар икенче планда булмаска тиеш
Ниндидер һөнәр үзләштерү түгел, урта белем турында аттестаты да булмаган егетләр үзләренең алдагы тормышларын ничек күз алдына китерә икән? Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң шундый сорау туды. Нишләптер, соңгы вакытта укырга, һөнәр үзләштерергә теләмәүче яшүсмерләр күбәеп китте. Нурлат аграр техникумы филиалында 2нче курста һөнәр үзләштерүче Югары Кармалка...
Ниндидер һөнәр үзләштерү түгел, урта белем турында аттестаты да булмаган егетләр үзләренең алдагы тормышларын ничек күз алдына китерә икән? Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышыннан соң шундый сорау туды.
Нишләптер, соңгы вакытта укырга, һөнәр үзләштерергә теләмәүче яшүсмерләр күбәеп китте. Нурлат аграр техникумы филиалында 2нче курста һөнәр үзләштерүче Югары Кармалка егете биредә укуын ташлап, военкомат аша ДОСААФта белем алып армиягә китәргә тели. "Калганын вакыт күрсәтер," - ди ул. Ә шул ук уку йортында исәпләнүче Сосновка егете М.ның төгәл генә кайда икәнен әти-әнисе дә белми. Алар уйлавынча, ул башка районда дус кызы белән яши. Соңгы вакытта элемтәгә дә керми башлаган.
30 яшьлек чирмешәнле Г., 5 бала анасы, берсеннән-берсе бәләкәй сабыйлары чит кешегә калдырып кәеф-сафа корып йөри. Балалга алган пособие спиртлы эчемлекләргә тота, башка кереме дә юк, алимент та алмый. Әгәр яшәешен шулай дәавм итсә, аның балаларсыз да калуы бар.
Югары Кармалкадан, тәрбиягә бала алган гаилә дә комиссия утырышына әңгәмәгә чакырылды. Балалар каршында, ир кеше хатынына үтерү белән янаган. Ул вакытта ир-ат үзенең исерек булуын һәм зур хата эшләвен аңлаган һәм мондый хәл башка кабатланмас дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев