Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Авыл хуҗалыгында эш бар

Соңгы айларда район мәшгульлек үзәгенә Иске Кади һәм Иске Котыш авылларыннан мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Гомумән, ел башыннан үзәккә 491 кеше килгән. Шуларның 314се эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 204се эшсез дип табылган. Аларга пособие түләнә. Эшсезләрнең күпчелеге - хатын-кызлар. 13 кеше кыскартылуга эләгү сәбәпле эшсез калган. Җиде айда 197...

Соңгы айларда район мәшгульлек үзәгенә Иске Кади һәм Иске Котыш авылларыннан мөрәҗәгать итүчеләр күп булган.

Гомумән, ел башыннан үзәккә 491 кеше килгән. Шуларның 314се эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 204се эшсез дип табылган. Аларга пособие түләнә.
Эшсезләрнең күпчелеге - хатын-кызлар. 13 кеше кыскартылуга эләгү сәбәпле эшсез калган.
Җиде айда 197 эшсез мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган.
Үзәк аша бирелүче субсидия хисабына быел дүрт райондашыбыз үзенең шәхси эшен башлап җибәргән. Ике эшмәкәр - сәүдә, берсе эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләнәчәк. Ә бер райондашыбыз яшьләр өчен спорт уеннары оештырырга ниятли.
Тагын ике кешенең бизнес-планы әзер, ә өч райондашыбыз документлар әзерләү белән мәшгуль.
Бүген мәшгульлек үзәгендә 143 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта үзәк 70 вакансия тәкъдим итә - бигрәк тә авыл хуҗалыгы белгечләренә һәм эшчеләргә сорау зур. Мәшгульлек үзәге оештырган вакансияләр ярминкәсендә 65 кеше катнашкан, тик өчесе генә үзенә ошаган эш таба алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined мәшгульлек