Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында Чаллы әтәче “кычкыра”

Әмир авылының Мәктәп урамындагы Миначевлар йорты каршында ял итү урыны - беседка пәйда булды.

 -Авыл уртасындагы әлеге беседка барыбыз өчен дә яңалык. Үткән-барганнарга үз йорты янында ял итеп алу өчен шундый урын ясау хакында Гайсә абый Миначев күптән ниятләп йөргән, - ди Әмир клубы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова.

 Аңа әлеге хыялын тормышка ашыруда күршеләре: Чаллыдан кунакка кайткан Фаил Хәйруллин, шулай ук Таһир Галимов, Әнәс Талипов булыша, алар беседканы бергәләшеп ясыйлар. Корылма башына калай әтәч тә “кунды”, анысын Фаил Мәгыйз улы Яр Чаллы шәһәреннән кистереп, ясатып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев