Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне акча эшләргә өйрәтәләр

"Инициатива" Бизнес-Клубы филиалы Чирмешәндә үз эшчәнлеген башлады. Клуб эшкуарларны, төрле эш сферасы белгечләрен, шулай ук үз эшен башлаучыларны яки аны башларга теләүче кешеләрне берләштерә. Безнең клуб 5 елдан артык уңышлы эшли. Аның составында Россиянең төрле шәһәрләреннән йөзләгән уңышлы эшмәкәр исәпләнә. Әлеге союз составына якташларыбыз: Булат Латыйпов, Илназ Газыймов, Фәрһат Мортазин,...

"Инициатива" Бизнес-Клубы филиалы Чирмешәндә үз эшчәнлеген башлады.

Клуб эшкуарларны, төрле эш сферасы белгечләрен, шулай ук үз эшен башлаучыларны яки аны башларга теләүче кешеләрне берләштерә. Безнең клуб 5 елдан артык уңышлы эшли. Аның составында Россиянең төрле шәһәрләреннән йөзләгән уңышлы эшмәкәр исәпләнә. Әлеге союз составына якташларыбыз: Булат Латыйпов, Илназ Газыймов, Фәрһат Мортазин, Альберт Латыйпов, Ирек Нуретдинов, Илдар Әхмәтшин һәм башкалар керде. "Инициатива" Бизнес-Клубы - эшмәкәрләр яки эшмәкәр булырга теләүчеләр бергә җыелып, танышып, бизнес алып баруда тәҗрибә туплый һәм уртаклаша, кыен мәсьәләләрне уртага салып хәл итү урыны.

Без район хакимияте белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез.

Шулай ук 13 яшьтән өлкәнрәк балаларыгыз өчен гомуми белем бирү процессын алып барабыз: "Эшмәкәрләр фабрикасы", "Фабрика Балалары" белән хезмәттәшлек итәбез.

Бизнесменнарны гына түгел, барыгызны да үзебезгә дәшәбез.

Без түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүдә булышабыз:

-сезнең проектка инвестицияләр җәлеп итү яки сезнең инвестицияләргә проект сайлау;

-бизнес башлау өлкәсен табышу;

-бизнес-план төзешү;

-продукцияне сатарга булышу;

-юридик һәм бухгалтерия мәсьәләләрендә булышу;

-бизнесны үстерүдә, камилләштерүдә ярдәм;

-бизнес алып баруда күпьеллык тәҗрибә белән уртаклашу.

Хәзер эшмәкәрләр союзы халыкның үзмәшгульлеген үстерүгә йөз тоткан түбәндәге социаль проектларны башлап җибәрә:

-халыкка яшелчәчелек продукциясен (кишер, бәрәңге, чөгендер, суган, сарымсак һ.б.) урнаштырырга булышу;

-борыч һәм томатларның аерым бер сортларын үстерү өчен арендага теплицалар бирү;

-сезонлы парниклар төзүдә ярдәм;

-халык җыйган дару үләннәрен: чамбыр, сары мәтрүшкә, бөтнек, бал үләне, мәтрүшкә, гөлҗимеш, чебен кунмас гөл сатып алу;

-барлык төр эшмәкәрлек гамәлләрендә ярдәм итү;

-Чирмешән районында җиләк үстерү буенча аерым тәкъдим.

Барлык сораулар буенча шалтыратыгыз, языгыз,
безнең офиска килегез, без Сезне көтәбез!
Безнең адрес: Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.
Телефоннар: 8-960-042-71-70; 8-904-715-85-45.
электрон адрес: albertlatypov13@yandex.ru
Чирмешән районының эшмәкәрләр Союзы директоры
Альберт Латыйпов.
Альберт Латыйпов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined өйрәтәбез эшләргә Акча