Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

600 сумга- гидроцикл

Лашманда яшәүче Таһир һәм Флера Галимовлар зур бүләк - гидроцикл откан. Моңа бер компания (исемен язмыйбыз, бушлай реклама саналачак) АЗСларда үткәрелүче акциядә катнашу мөмкинлек биргән. -Акция шартлары буенча, мин Чирмешәндәге ягулык салу станциясендә 600 сумга бензин сатып алдым, шул хакта, акция кодын күрсәтеп, билгеле адреска SMS - хәбәр юлладык, -...

Лашманда яшәүче Таһир һәм Флера Галимовлар зур бүләк - гидроцикл откан. Моңа бер компания (исемен язмыйбыз, бушлай реклама саналачак) АЗСларда үткәрелүче акциядә катнашу мөмкинлек биргән.


-Акция шартлары буенча, мин Чирмешәндәге ягулык салу станциясендә 600 сумга бензин сатып алдым, шул хакта, акция кодын күрсәтеп, билгеле адреска SMS - хәбәр юлладык, - ди Таһир.

АЗСка ул хатыны Флера белән барган. 29 июль көнне. Ә 480 мең сумлык отыш турында Таһирның "Ашыгыч ярдәм"дәге хезмәттәше Дилә Шәрәфетдинова хәбәр иткән.

Казанга барып, Галимовлар гидроциклга-акциянең иң зур бүләгенә сертификат та алып кайтканнар. Суда йөри торган бу техника аларга бик кирәкми, булдыра алсалар, отышны акчага әйләндермәкчеләр, ул акчага өйләренең түбәсен ябарга да планнары бар.

-Бу тирәдә гел сөенечле вакыйгалардан канатланып йөрибез, - ди районда да яхшы билгеле аш-су остасы Флера.- Улыбыз Тәнзилләрнең икенчегә малайлары Тәбриз туды, Зөбәрҗәткә иптәш булды.

Галимовлар гаиләсендә 4 бала, әле тагын 2 онык үсә. Мал-туарны да күбәйтә баралар: бүген бер сыерлары, ике үгезләре, бер бозаулары бар. Кирәксә, йөк машинасын кабызалар. Ә отыш китергән акчага, чекка бензинны "Форд" машинасына салганнар. Анысы да үзләренеке.

-Әле тагын бер хәбәр бар бит, - дип көлде Флера, - бер тавыгыбыз бүген ун чеби чыгарган. Качып утырып. Көтелмәгән уңышлар тагын булсын дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined