Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

45 ел элек район газетасы нәрсә турында язган?

Узган елда җәйге каникул чорында район пионер лагере, шулай ук “Шушма”, “Победа”, XXII партсъезд исемендәге, “Красный Октябрь” колхозларында оештырылган лагерьларда 600 бала ял итте. 200 укучы Ленин яшәгән урыннарда экскурсиядә булдылар. “Ленин юлында”- 1 июнь, 1974 ел.

Түбән Чегодай авылы кибетеннән 16 тиенгә ипи алып кайттым. Аны кискәндә пычагым ниндидер каты әйбергә барып төртелде. Сындырып карасам, ипи эченнән лезвие килеп чыкты.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” - 1 июнь, 1974 ел.

“Шушма” колхозында (Бәркәтә – ред.) 200 әр  сыерга исәпләнгән  дүрт рәтле ике типовой абзар төзелеше башланды.

“Ленин юлында” -    5 июнь, 1974 ел.

Безнең районда мәктәпкәчә  балалар учреждениеләрендә 350 дән күбрәк бала тәрбияләнә. Чирмешән балалар бакчасына, мәсәлән, 115 бала йөри. 

“Ленин юлында”- 5 июнь, 1974 ел.

“Октябрьнең 50 еллыгы”  колхозында (Лашман – ред.) игенчелекнең  яңа тармагы -  сугарулы игенчелек  системасы үзләштерелә.  Былтыр биредә  “ДДН” тибындагы установкалар  файдаланылды. Быел  исә, алардан тыш, җирләрне куәтле  өч “Фрегат”  агрегаты  сугарачак. Сугарулы мәйданнар 340 гектарга җитә.

 “Ленин юлында”- 5 июнь, 1974 ел.

Армия сафларыннан кайтып, “Прожектор”  колхозына  шофер булып урнашкан  М.Березовский һәм Н.Сидоров  язгы чәчү чорында  аеруча  тырышып эшләделәр.  Уңган комсомолларның  машиналары  һәрвакыт юлда, хезмәт кайнаган җирдә булды.

                                                       “Ленин юлында”-7 июнь, 1974 ел.

Бүгенге көндә “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә  хуҗалыклардан килгән  55 бөртек комбайны  һәм башка  бик күп  урып-җыю  техникасы ремонтлана.

“Ленин юлында”- 8 июнь, 1974 ел.

Быел Чирмешән-Шешминка  юнәлешендә  8,6 километр  озынлыгында  җир полотнасы  күтәрәсе, түшәү материаллары җәясе бар.

“Ленин юлында” -  12 июнь, 1974 ел.

“Новый путь” колхозында (Лагерка – ред.)  шикәр чөгендере  140 гектар мәйдан били. Чөгендер игү  звеносы  механизаторы Илья Белов беренче  кат рәт араларын эшкәртүне төгәлләде.

“Ленин юлында” - 12 июнь, 1974 ел.

1975 елда Чирмешәндә 180 койкага исәпләнгән  яңа больница төзү башланачак.

“Ленин юлында”- 15 июнь, 1974 ел.

КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы  һәм профсоюзлар  өлкә советының  Күчмә Кызыл Байрагы  Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарына тапшырыла. Социалистик  ярышта җиңүгә ирешкән  терлекчеләрне бүләкләү  өчен әлеге районнарга акча бирелә.

“Ленин юлында”- 15 июнь, 1974 ел.

Чапаев исемендәге колхозда (Иске Котыш – ред.) терлекчелектә эшебез  нәтиҗәле булгач, хезмәт хакыбыз да мул. Дуңгызларны күпләп балалату чорында айлык  эш хакыбыз 200-230 сумга җиткән чаклар була.  Ә уртача айлык эш хакыбыз  120-140 сум чамасы тәшкил итә. (З.Синяйкина чыгышыннан).

“Ленин юлында” - 19 июнь, 1974 ел.

1973 елда шоферлар  тарафыннан  9 юл-транспорт  фаҗигасе булды. Нәтиҗәдә, 4 кеше үлде, 5 се авыр яраланды.

 “Ленин юлында”- 19 июнь, 1974 ел.

“Урал” колхозында  (Кара Чишмә – ред.) 25000 центнер  сыйдырышлы  ябык ындыр табагы, механикалаштырылган  ашлык пункты, 200 сыер  һәм 200 баш дуңгызга  җәйләү лагере төзиләр.

“Ленин юлында”- 21 июнь, 1974 ел.

Район үзәгендә “Почет Йолдызы” июнь аеның икенче  декадасы йомгаклары  буенча һәр сыердан  көнгә уртача 162 килограмм сөт савучы “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы савымчысы Г.Гайфетдинова хөрмәтенә кабынды.

  “Ленин юлында”- 22 июнь, 1974 ел.

1974 елның 23 июнендә  Чирмешән авылының  культура һәм ял паркында  Сабан туе-ярминкә – Хезмәт ияләренең  хезмәт һәм ял бәйрәме була.

“Ленин юлында” - 22 июнь, 1974 ел.

Быел безнең районда В.Миронова (Чирмешән), В.Новикова (Түбән Кармалка)  386 сумлык  телевизор, Р.Горбатов 60 сумлык йон костюм оттылар.  М.Мәгъсумов һәм Г.Миточкиналарга келәм чыкты.

 “Ленин юлында” - 26 июнь, 1974 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең Чирмешән район газетасы

2
X