Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә мәдәният йорты каршында шулпа пешергәннәр

Безнең Югары Кәминкә мәдәният йорты гөрләп тора. Тәүлекнең кайсы вакытында барсаң да, клуб ишеге гел ачык, мәдәният хезмәткәрләре сине ачык йөз белән каршы ала. Чара, бәйрәмнәрнең ниндие генә үтми монда. "Ак калфак" кызлары кич утырып, бәйләү, чигү, аш-су серләренә өйрәнәләр. "Төп йорт килене", "Әбиемнең күңел сандыгы" кичәләрен яратып карадык. "Нәүрүз"бәйрәме...

Безнең Югары Кәминкә мәдәният йорты гөрләп тора. Тәүлекнең кайсы вакытында барсаң да, клуб ишеге гел ачык, мәдәният хезмәткәрләре сине ачык йөз белән каршы ала. Чара, бәйрәмнәрнең ниндие генә үтми монда. "Ак калфак" кызлары кич утырып, бәйләү, чигү, аш-су серләренә өйрәнәләр. "Төп йорт килене", "Әбиемнең күңел сандыгы" кичәләрен яратып карадык.

"Нәүрүз"бәйрәме һәм "Язгы игелек атнасы" аеруча эчтәлекле, күңелле үтте. Халык концерт, уеннар карый-карый урамда казанда ногыт борчагыннан пешерелгән итле шулпа, үзбәк пылавы ашап та сыйланды. Ирле-хатынлы Ильяс һәм Рәйханә Хушиевлар бу ашларны телеңне йотарлык итеп, шартына китереп пешергәннәр.

Мәдәният йортында өлкәннәрдән торган "Зөбәрҗәт" вокаль ансамбле оешты. Без авылда гына түгел, Чирмешәнгә дә барып чыгыш ясап кайттык. Китапханәдә шулай ук бер-бер артлы чаралар узып кына тора. Әле үземне дә иң күп китап укучы буларак бүләкләделәр, туган көнемдә зурладылар. Бик зур рәхмәт мәдәният хезмәткәрләренә, беребезне дә тик тотмыйлар, бик дус, күңелле яшибез.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined