Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты “көлеп” тора

Безнең Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты - чыннан күңелләргә җылылык өстәүче учак. Нинди генә күңелле, кызыклы чаралар уздырылмый монда?! Драма түгәрәге, "Оста куллар", "Тимурчылар", "Чиста Ватаным" экология түгәрәге, балалар фольклор оешмасы, спорт түгәрәкләре эшли. Исең китәрлек, мондагы хезмәткәрләр Фиалка Носкова, Гөлфирә Хөсәенова, Фәридә Имаметдиновалар ничек барысына да өлгерә генә диген?!...

Безнең Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты - чыннан күңелләргә җылылык өстәүче учак. Нинди генә күңелле, кызыклы чаралар уздырылмый монда?! Драма түгәрәге, "Оста куллар", "Тимурчылар", "Чиста Ватаным" экология түгәрәге, балалар фольклор оешмасы, спорт түгәрәкләре эшли. Исең китәрлек, мондагы хезмәткәрләр Фиалка Носкова, Гөлфирә Хөсәенова, Фәридә Имаметдиновалар ничек барысына да өлгерә генә диген?!

Әлеге тырыш хезмәтләре өчен бүләк дисәң дә буладыр - быел мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды. Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, авыл халкы "Роза гөлләре утырт!" акциясендә катнашып, мәдәният йорты каршына 20 төп роза чәчәге утырттылар.Хәзер клубыбыз тыштан да, эчтән дә "көлеп" тора. Рәхмәт анда эшләүчеләргә, аларга уңышлар телим, иҗат чишмәләре саекмасын.

Фәридә Камалетдинова.

Лениногорск шәһәре.

Фото Кадыра Гумерова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният Үтәмеш Урманасты авылы йорты көлеп тора

2
X