Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туган телне белү - бурычыбыз

Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелергә тиеш. Телне өйрәтү, үстерү һәм саклап калу да гаилә бурычы. Аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак. Ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була дип уйлыйм. Шәһәрләрдә генә түгел, хәзер чиста...

Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелергә тиеш. Телне өйрәтү, үстерү һәм саклап калу да гаилә бурычы. Аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак. Ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була дип уйлыйм.

Шәһәрләрдә генә түгел, хәзер чиста татар авылларында да тел проблемасы бар, татарча сөйләм теле югалып бара. Балалар уйнаганда русча аралашуны кулайрак күрәләр. Шуны истә тотып, без балалар бакчасында, ана телен үстерү максатында, татарча мультфильмнар күрсәтәбез, халык уеннары уйнатабыз, тиз әйткечләр өйрәтәбез. Татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен дә уен аша сеңдерергә тырышабыз. Татарстандагы мәктәпләрдә дәүләт теле булган татар теле һәм әдәбияты дәресләрен азайтулары бөтенләй башка сыймаслык хәл.

Еш кына чиста татар гаиләләрендә дә әби-бабалары, әти-әниләре, татарча да белүче балалары белән, азаплана-азаплана русча сөйләшә. Югыйсә безнең ана телебез нинди матур бит! Дөрес, бүгенге көндә балаларыбыз рус телен дә камил белергә тиеш, шул ук вакытта, замана инглиз телен өйрәнүне дә таләп итә. Күп телләр белү бәһасез байлык ул.

Мин татарча белмим, диюче татарлар ачуны китерә. Безнең авылга килен булып төшкән башка милләт кызлары да бар. Теләкләре булганнары татар телен өйрәнделәр, балалары да матур итеп татарча сөйләшә, шул ук вакытта, татарлар арасында дистәләрчә ел яшәп тә бер сүз татарча белмәүчеләре дә бар. Бу, минемчә, бары теләктән генә тора.

Һәр милләт вәкиле, шул исәптән татарлар да, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә - hич югында гаиләдә - иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Әминә Абдуллина.

Туймәт авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Туган телне белү бурычыбыз