Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туган телебезне кимсетүгә юл куймыйк

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен азайтканнар, рус мәктәпләрендә ярар инде, ә менә чын татар авылында, татар балалары гына укыган мәктәптә... Ни өчен болай эшләүләре дә аңлашылмый. Гомумән алганда, тулаем дәресләр саны кимеми бит. Мәктәпләрдә татар телен факультатив формада гына укытмакчылар. Татарстанда дәүләт теле булган татар телен шулай кимсетүләре рәнҗетә. Хәзер бит,...

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен азайтканнар, рус мәктәпләрендә ярар инде, ә менә чын татар авылында, татар балалары гына укыган мәктәптә... Ни өчен болай эшләүләре дә аңлашылмый. Гомумән алганда, тулаем дәресләр саны кимеми бит.

Мәктәпләрдә татар телен факультатив формада гына укытмакчылар. Татарстанда дәүләт теле булган татар телен шулай кимсетүләре рәнҗетә. Хәзер бит, элеккеге кебек, балаларыбыз рус телен начар белерләр дигән куркыныч юк. Алар яшьтән үк компьютер белән эшли, интернет челтәрендә татар балалары да күбрәк рус телендә аралаша. Интернет аларны инглиз теленә дә өйрәтә.

Әгәр мәктәпләрдә ана теленә игътибар калмаса, башкача була алмый, татар теленә бетү куркынычы яный. Тел булмаса, милләт тә, дин дә, гореф-гадәтләр дә юкка чыгачак. Телебез өчен без үзебез көрәшергә тиеш. Башка сыймаслык хәл, аңлый алмыйм, кайбер татар ата-аналары да нигә кирәк ул мәктәптә татар теле укыту, диләр. Руслар әйтсә әле бер хәл... Мәктәптә татар теле укытылмаса, өйләрендә ана телендә аралашмасалар, милләт бетүгә бара, дигән сүз.

Кайбер әби-бабайлар вата-җимерә оныклары белән русча сөйләшә. Менә шулай татарча белмәүче татарлар үсә дә инде. Әле алар Гуля, Галя, Раяларга дә әйләнәләр.

Башка милләтләргә дә татар телен ипи-чәйлек булса да белү комачауламый. Безнең тел төркиләр төркемендә, чит илгә чыксаң, әйтик Төркиягә, төрекчә белмәсәң дә алар белән татарча әйтеп аңлашып була. Тел, һәр вакытта да, аралашуда җиңел үзләштерелә.

Фаяз Нуруллин.

Лашман авылы.

Марат Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә "Тоннель" операциясе барышында хокук бозучылар ачыкланган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл куймыйк кимсетүгә Туган телебезне