Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә укучылары ярты гасырдан соң очрашты

Инна Засименко фотосы 1967 елда Түбән Кәминкә сигезьеллык мәктәбен без - 40 укучы тәмамладык. Шул вакыттан бирле инде 50 ел гомер узып киткән, инде күптән әби-бабай булдык. Һәм менә ярты гасырдан соң без туган авылыбызда җыелдык. Дөрес, барыбыз да түгел, 19 кеше генә. Бу очрашудан соң кабат балачакка кайткан кебек...

Инна Засименко фотосы

1967 елда Түбән Кәминкә сигезьеллык мәктәбен без - 40 укучы тәмамладык. Шул вакыттан бирле инде 50 ел гомер узып киткән, инде күптән әби-бабай булдык.

Һәм менә ярты гасырдан соң без туган авылыбызда җыелдык. Дөрес, барыбыз да түгел, 19 кеше генә. Бу очрашудан соң кабат балачакка кайткан кебек булдык.

Кызганыч, инде 11 классташыбыз бу дөньяда юк. Мәрхүм, мәрхүмә классташларыбызны, укытучыларыбызны искә төшердек, алар рухына дога кылдык.

Июль аеның матур бер көнендә авылыбызны икегә бүлеп агучы инеш буенда бик матур табын корып утырдык, җырладык, биедек, яшьлек елларын искә төшердек, бик кызык булды. Егетләребез очып кына йөрделәр диярсең: шашлык кыздырдылар, самовар чәе белән сыйладылар. Әлеге табынны әзерләүдә авылда яшәүче кызларыбызның да өлеше зур, барысына да зур рәхмәт. Киләсе җәйдә кабат очрашырга сүз куешып таралыштык.

Динә Муллагалиева (Мусина).

Иркутск - Түбән Кәминкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылары Түбән Кәминкә очрашты ярты гасырдан соң