Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мордва Афонькәсенә бильярд өстәле кайтарганнар

Күптән түгел генә Мордва Афонькәсе авылында узган халык җыенында авыл мәдәният йортына бильярд өстәле кирәк дигән теләк яңгырады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин халык фикеренә колак салды һәм бик кыска вакытта мәдәният учреждениесенә бильярд өстәле алып куйдылар. Шул көннән соң безнең мәдәният йортыннан төнлә дә, көндез дә кеше өзелми. Бильярдның уңай...

Күптән түгел генә Мордва Афонькәсе авылында узган халык җыенында авыл мәдәният йортына бильярд өстәле кирәк дигән теләк яңгырады. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин халык фикеренә колак салды һәм бик кыска вакытта мәдәният учреждениесенә бильярд өстәле алып куйдылар.

Шул көннән соң безнең мәдәният йортыннан төнлә дә, көндез дә кеше өзелми. Бильярдның уңай яклары бик күп, ул кешеләрне якынайта, аны берничә кеше уйный ала, яшь буенча да чикләү юк.

Хәзер мәдәният йортына яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр дә килә. Алар үзара көч сынашалар, оныкларын бильярд уйнарга өйрәтәләр. Бәйрәмнәргә кайткан кунаклар өчен дә бу бик зур сюрприз булды.

Форсаттан файдаланып, авылдашлар исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Наталья Семкичева, авыл мәдәният йорты директоры.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мордва Афонькәсенә бильярд өстәле кайтарганнар