Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кунак булып кайттык

Быел мин Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Казанда үткәрелгән зур тантанада катнашу бәхетенә ирештем. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә багышланган бу чарага районыбыздан җиде ветеран бардык. Әлеге истәлекле сәяхәттән алган тәэсирләремне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Бәйрәм 8нче май көнне Галиәсгар Камал театры бинасында булды. Иң башта ветераннарны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлады....

Быел мин Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Казанда үткәрелгән зур тантанада катнашу бәхетенә ирештем. Сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә багышланган бу чарага районыбыздан җиде ветеран бардык. Әлеге истәлекле сәяхәттән алган тәэсирләремне сөйләп кенә бетерерлек түгел.


Бәйрәм 8нче май көнне Галиәсгар Камал театры бинасында булды. Иң башта ветераннарны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов котлады. Аның зал тутырып утырган өлкән буын вәкилләренә түбәнчелек белән башын иеп рәхмәт әйтүе күзләребездән яшьләр китерде. Сәнгать әһелләре, балалар искиткеч матур, дулкынландыргыч концерт әзерләгәннәр.

Сәхнәдә совет солдатларының батырлыгына, тылдагыларның фидакарь хезмәтенә багышланган җырлар яңгырады.

Бер-бер артлы сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын чагылдырган күренешләр гәүдәләндерелде, ә зур экранда шул чорлар эпизодлары күрсәтелеп барды. Сәхнәдә җиргә хәтле иелеп төяүле арба тартып баручылар узу күренеше вакытында еламый булдыра алмадым. Бездән 60 чакрымдагы Нурлаттан авыл апаларының арба тартып, яисә җилкәләренә күтәреп чәчүлек орлык ташулары күз алдыма килде.

Бу тантана барышында безгә - ветераннарга күрсәтелгән кадер-хөрмәт искитәрлек булды. Театр бинасына кергәндә дә, чыкканда да яшь солдатлар тезелеп баскан тере коридор аша үттек. Алар һәр ветеран кулына кызыл канәферләр тапшырдылар, күкрәкләребезгә Георгий тасмалары кададылар. Искиткеч матур итеп бизәлгән аш-су бинасында тукландык.

Өстәлләрдә нинди генә ризык-нигъмәт юк иде. Шулар өстенә, һәрберебез зур тартмада бәйрәм бүләге дә алып кайттык.

Бу матур тантанада катнашкан җиде ветеран исеменнән безгә шундый истәлекле бәйрәм бүләк иткән улларыбызга-кызларыбызга зур рәхмәтләребезне тапшырасым килә. Районыбыз башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинның миһербанлы кеше икәнлеген үз мисалымда болай да белә идем инде. Ә бу бәйрәм көнендә тагын бер кат инандым. Ул алдан ук Казанга барып, безне анда зур хөрмәтләр күрсәтеп каршы алды. Концерт вакытында безнең белән бергә утырды. Киткәндә хәерле юл теләп, һәркайсыбызны исән-сау өйләребезгә хәтле алып кайтып җиткерергә кушып озатып калды. Аның кебек шулай көн буе үз ветераннары тирәсендә бөтерелеп йөргән башка район җитәкчеләрен күрмәдек без. Шулай ук районның элеккеге башлыгы Минсәгыйт Шакиров белән җырчы якташыбыз Искәндәр Биктаһиров та яныбызга килеп күрешеп киттеләр. Безне оештырып алып барган Рушания Әхмәдуллина да, шәфкать туташыбыз Елена Матвейчева да безнең белән бик ягымлы булдылар. Шулай ук, мине Чирмешәннән озатып калып, шунда ук каршы алган, минем өчен борчылып торган Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы, укучым Гөлфәния Гайнановага да рәхмәтем зур.

Рәхилә Мәгъсүмова,

ветеран укытучы.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар