Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әккәрәй егете су асты көймәсендә – алты ел

Узган гасырның 60нчы елларында Әккәрәй авылы егете Анатолий Сипатровны армиягә алалар һәм Төньяк флотка җибәрәләр. Хәрби әзерлек үткәннән соң ул су асты көймәсендә хезмәт итә башлый. Һәм даими укулар, өйрәнүләр, озак, хәтта берничә айларга сузылган походлар башлана... Ул хезмәт иткән су асты көймәсе әллә ничә мәртәбә чит илләргә баручы гуманитар...

Узган гасырның 60нчы елларында Әккәрәй авылы егете Анатолий Сипатровны армиягә алалар һәм Төньяк флотка җибәрәләр. Хәрби әзерлек үткәннән соң ул су асты көймәсендә хезмәт итә башлый. Һәм даими укулар, өйрәнүләр, озак, хәтта берничә айларга сузылган походлар башлана...

Ул хезмәт иткән су асты көймәсе әллә ничә мәртәбә чит илләргә баручы гуманитар йөк төягән корабльләрне озатып йөри. Анатолий Иванович нинди генә диңгезләрдә, илләрдә булмаган! Ул әле дә "Нептун патшалыгы"нда озак булган матросларның коры җирне сагынуларын яхшы хәтерли: күкрәк тутырып саф һава сулыйсы, йөзең, тәнең белән җилне тоясы килә...

Дүрт ел хезмәт иткәч, Анатолий Сипатров өстәмә контракт хезмәтенә кала. Туган ягына ул мичман дәрәҗәсендә кайтты.

Анатолий Иванович авылдамеханизатор булып хезмәт куйды - җир сукалады, чәчте, терлекләргә азык ташыды. Аннан төньяк нефть промыселларында эшләде.

Су асты көймәсе морягы бүген - хезмәт ветераны, лаеклы ялда. Авыл китапханәсенең иң актив укучысы, әллә ничә төрле газета-журналлар алдыра. Ә җәен балык тота, бу шөгыльгә оныкларын да өйрәтә.

Анатолий Сипатров 19 март көнне Су асты көймәләре моряклары көнен билгеләп үтә. Диңгезләрдә, океаннарда бергә йөзгән элеккеге хезмәттәшләрен искә ала. Аның искә алырлык, оныкларына сөйләрлек хатирәләре байтак.

Михаил Наратов.

Әккәрәй авылы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined алты ел су асты көймәсендә Әккәрәй егете