Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкинода төлкеләр үрдәкләргә "күз салган"

Соңгы елларда Иске Сережкино авылы тирәсендә төлкеләрне аткаладылар. Шуңа күрә, узган кышта алар халыкны борчымады. Тик быел җәй ахырында - сентябрь башында авылда төлкеләр янә күренә башлады. Кайбер йортлардан алар тавык, үрдәкләрне алды. Әйтик, Олег Ермишов хуҗалыгыннан әлеге хайван 8 үрдәкне юк иткән. Авыл янындагы болыннарда йорт хайваннары йөри, урамда...

Соңгы елларда Иске Сережкино авылы тирәсендә төлкеләрне аткаладылар. Шуңа күрә, узган кышта алар халыкны борчымады. Тик быел җәй ахырында - сентябрь башында авылда төлкеләр янә күренә башлады. Кайбер йортлардан алар тавык, үрдәкләрне алды. Әйтик, Олег Ермишов хуҗалыгыннан әлеге хайван 8 үрдәкне юк иткән.


Авыл янындагы болыннарда йорт хайваннары йөри, урамда балалар уйный. Әгәр аларны котырган төлке тешләсә? Шуның өчен, искесережкинолылар, үз авыллары һәм тирә-күрше авыллар тирәләрендә төлкеләрне ату оештырырга кирәк дип саныйлар.

Хәзер күселәргә һәм башка кимерүчеләргә каршы көрәшүдә нәтиҗәле ысуллар кулланыла. Моның өчен төрле агу-препаратлар бар. Ә бәлки шундыйрак препаратларны төлкеләргә каршы да файдаланып буладыр. Авыл кешеләре аларны сатып алу өчен акча җыярга да каршы түгел. Агуны төлкеләрнең өннәре тирәсенә таратып булыр иде, андый урыннарны күбесе белә.

Әлбәттә, кыргый ерткыч хайваннарның саны дәүләт органнары тарафыннан тәртиптә тотылырга тиеш. Алар ярдәме белән әлеге проблеманы хәл итеп булыр дип өметләнәбез.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар һөҗүм итә Иске Сережкино авылында