Иске Сережкинода төлкеләр үрдәкләргә "күз салган"
Соңгы елларда Иске Сережкино авылы тирәсендә төлкеләрне аткаладылар. Шуңа күрә, узган кышта алар халыкны борчымады. Тик быел җәй ахырында - сентябрь башында авылда төлкеләр янә күренә башлады. Кайбер йортлардан алар тавык, үрдәкләрне алды. Әйтик, Олег Ермишов хуҗалыгыннан әлеге хайван 8 үрдәкне юк иткән.
Авыл янындагы болыннарда йорт хайваннары йөри, урамда...