Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Кади егете туган авылын сагына

Иске Кадида Илнур Мотыйгуллинны солдатка зурлап озаттык. Ул хезмәтен Новосибирск шәһәрендә үтә. Май аена кадәр Югары хәрби-команда училищесында "учебка"да булачак. Аннан исә солдатларга сайлау мөмкинлеге бирелә, алар киләчәктә һава десанты гаскәрләрендә, я спецназда, яисә разведкада хезмәт итәчәк икән. Мин Илнурга телефоннан да шалтыратып, хәлләрен белештем. -Безне сигезәр кешелек бүлмәләргә урнаштырдылар....

Иске Кадида Илнур Мотыйгуллинны солдатка зурлап озаттык. Ул хезмәтен Новосибирск шәһәрендә үтә. Май аена кадәр Югары хәрби-команда училищесында "учебка"да булачак. Аннан исә солдатларга сайлау мөмкинлеге бирелә, алар киләчәктә һава десанты гаскәрләрендә, я спецназда, яисә разведкада хезмәт итәчәк икән.

Мин Илнурга телефоннан да шалтыратып, хәлләрен белештем.
-Безне сигезәр кешелек бүлмәләргә урнаштырдылар. Районнан монда тагын дүрт егет бар. Ашау-эчүгә зарланмыйбыз. Ят җиргә күнегү башта авыррак иде, хәзер җайланды инде. Ну, барыбер авыл, туганнар сагындыра әле, - диде солдат.
Якташыбыз үзләштергән механик һөнәре дә армиядә ярап куяр. Ул Казанда Җир асты һәм җир өсте электр транспорты техникумын тәмамлаган егет бит.
Илнур армиягә китәсе көн алдыннан, урамда кичен "Авыл көе" яңгырады. Армиягә китү, туган җирдән аерылу турында халык чыгарган җыр бу. "Аерылмагыз"ны, "Күбәләк"не дә җырлады бу көнне "никрут" егетләр. "Солдат озату" кичәсе Иске Кади авыл клубында башланды. Дуслар, туганнар Илнурга изге теләкләрен ирештерделәр. Аннан озатучыларны аның өенә, табын янына чакырдылар. Илнурны менә шулай зурлап армиягә озаттылар.
Якташыбыз яхшы хезмәт итсен. Аңа исән-сау, матур хәрби киемнәр киеп кайтып, әти-әниләрен шатландырырга язсын.
Лиана Капитонова,
2 нче Чирмешән мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдаты армия хезмәте туган авыл Иске Кади егете

2
X