"Аерылышулар авыр булса да, очрашулар күңелле," дип җырлыйлар җырларда да.
Лашман авылында Рагидә һәм Рәвхәт Зөфәровлар гаиләсе май ахырында шундый күңелле мизгелләр кичерәчәк. Алар уллары Илназның армиядән кайтуын көтә.
-Балаңны чыгарып җибәрү җиңел түгел, - ди Рагидә. - Улыбыз хезмәтеннән зарланмады, безне борчымады, телефоннан сөйләшеп тордык, хатлар да язды. Шулай...