Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дүрт авылда сан алырга әзерләнәм

Сан алу кызыклы, шул ук вакытта җаваплы да эш. Мин мондый чарада инде өченче тапкыр катнашам. Пенсия яшендә булсам да, тәкъдим иткәч, ризалаштым. Бу бит өстәмә акча эшләп алу мөмкинлеге дә. 2010 елда халык санын алуда уполномоченный идем. 1 июльдән 15 августка кадәр миңа Әмир, Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка...

Сан алу кызыклы, шул ук вакытта җаваплы да эш. Мин мондый чарада инде өченче тапкыр катнашам.

Пенсия яшендә булсам да, тәкъдим иткәч, ризалаштым. Бу бит өстәмә акча эшләп алу мөмкинлеге дә.
2010 елда халык санын алуда уполномоченный идем.
1 июльдән 15 августка кадәр миңа Әмир, Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Чумачка авылларында 450дән артык йортта булырга туры киләчәк. Авылларга улым белән барырбыз. Көнгә, ким дигәндә, 10 йортта булырга туры киләчәк. Иң элек пенсионерларга, өйдә торучыларга барырга планлап торам, аннан соң эшләүчеләргә кемгә, кайчан килсәк уңайлы булуын сорап, алдан килешеп барырга исәп.
Сан алучыларга игътибарлы булу тиеш. Хуҗалар сүзләре буенча бланкка җир участогының мәйданы, мал, кош-корт саны теркәлә. Кешеләрнең характеры төрле бит, һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк.
Безне ерактан танырга була - махсус киемнәр, сумка, таныклык та бирәләр. Сораулар туса, инструкторлар белән элемтәгә керү өчен, SMS-карта да бирү каралган.
Уңышсыз гаиләләргә бару өстәмә мәшәкать, кыенсыну тудырса, этләр куркытса, без авыл җирлегенә яки полициягә мөрәҗәгатә итә алабыз.
Наилә Чиглакова.
Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы сан алу