Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чумачкада бәйрәм үткәрдек

Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына бу көнне апалар, әбиләр, бердәнбер сугыш ветераны Минебай абый Бадамшин, тыл ветераннары, кайткан кунаклар җыелды.

Тантананы клуб мөдире Гөлинә Вәлиуллина ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, депутатыбыз Дамир Мәгъсүмовлар чара кунакларын Җиңү бәйрәменең 71 еллыгы белән котладылар. Мәктәп укучылары һәм кечкенәләр авылдашларыбызны үзләренең ялкынлы, сәнгатьле һәм тантаналы сүзләре белән тәбрикләделәр. Сугышчылар искә алыныпп, һәйкәл алдына чәчәкләр куелды.
Шушы очрашуның дәвамы булып, авылдашларыбыз белән авыл җирлеге башлыгы эшлекле сөйләшү үткәрде. Ринат Сибгатуллин күпер аша юлны төзекләндерүне, чишмәләрне чылтырап агардай итүне, зират коймаларын яңартуны үзенең бурычы итеп кабул итүен әйтте. Авылыбыз ир-атлары моңа кадәр күмәкләшеп зиратыбызны чүп-чардан чистарттылар. Бу изге эшне йомгаклап, муллабыз Мәүлет абый, догалар укып, шәһит булып киткән сугышчан батырларыбыз рухына дога кылды. Азан әйтелде. Бергәләп намаз укыганнан соң, хөрмәтле ветераннарыбызны чәй табынына чакырып, кунак иттек.
Табигать уяна, күңелләр шатлана, шомытлар ак чәчәккә күмелеп безне сәламли. Авыл халкы тырыша-тырыша бәрәңге, суган утыртты. Һәрбер йортта диярлек хуҗалар умарталарын кайгырталар, кояшка чыгаралар. Шушы матур яшәешкә үзләренең сайраулары белән кошлар ямь өсти, күкеләр кычкыра, бакалар бакылдый. Ә көне кояшлы, җылы. Авылыбыз яши, тормыш дәвам итә, һәрберебез күңеленнән имин тормышыбызга сөенә.
Ира Дәүләтшина - Исмәгыйлева.
Чумачка авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Чумачка авылы Җиңү бәйрәме

2
X