Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында "Каз өмәсе" булды

Тел кешенең тормышында зур урын алып тора, ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кодрәтле тел-үзенең туган теле. Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, милли йолалар белән дә таныштыралар. Шушы көннәрдә безне...

Тел кешенең тормышында зур урын алып тора, ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кодрәтле тел-үзенең туган теле.

Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, милли йолалар белән дә таныштыралар. Шушы көннәрдә безне бирегә бик матур бәйрәмгә, "Каз өмәсенә" чакырдылар.

Тәрбиячеләр Фәридә Шәфигуллина һәм Венера Шарапова килгән кунакларны милли киемнәрдән каршы алдылар. Музыка бүлмәсенә кергәч, үзебезне чын татар авылындагы татар йортына килеп кергәндәй хис иттек. Бик матур итеп бизәгәннәр. Балаларны да милли киемнәрдән булгач, танырлык түгел- алар чигүле түбәтәйләр, матур күлмәкләр, алъяпкычлар, калфаклар кигәннәр.

Бу чарада төрле милләт балалары катнашты. Барысы да чиста татар телендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр. "Каз өмәсе" дә бик күңелле үтте. Кызлар, малайлар парлашып биеделәр, кызлар егетләргә канатлар "саттылар", йөзек салу уенын да карадык.

Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуда да балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү - мөһим чараларның берсе. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була. Үз туган телен якын иткән кеше башка халыкларның да телен дә, гореф-гадәтләрен дә ихтирам итәчәк.

"Каенкай" балалар бакчасы коллективына, тәрбиячеләргә балаларны милли рухта тәрбияләгәннәре, әти-әниләргә кызыклы тамаша күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Өлкән һәм әзерлек төркеменең әти-әниләре исеменнән,

Ландыш Фәсхетдинова.

Автор фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Тормай (булган хәл)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар Чирмешәндәге балалар бакчасында булды Каенкай каз өмәсе