Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә газета-журналларны вакытында китермиләр

-Мин сезгә зарымны белдерергә килдем, - дип, редакциягә Чирмешән авылының Төньяк урамында яшәүче пенсионер Надежда Чупахина килде. Надежда Антоновнаның район газетасы редакциясенә килүенең сәбәбе - почтаны вакытында китермиләр икән. Соңгы ярты елда бу күренеш даими кабатлана. -Район почта элемтәсе участогы башлыгы Любовь Фәтхетдиновага да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Ул я...

-Мин сезгә зарымны белдерергә килдем, - дип, редакциягә Чирмешән авылының Төньяк урамында яшәүче пенсионер Надежда Чупахина килде.

Надежда Антоновнаның район газетасы редакциясенә килүенең сәбәбе - почтаны вакытында китермиләр икән. Соңгы ярты елда бу күренеш даими кабатлана.
-Район почта элемтәсе участогы башлыгы Любовь Фәтхетдиновага да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Ул я хат ташучы юк, я алар чираттагы ялда, дип аклана. "Семейная газета" басмасына программасы бар дип язылган идем. Ә аның ике номерын бергә китерәләр. Вакыты узгач, ул программа безгә нәрсәгә инде!? Элек 5-6 төрле газета - журналга языла идек. Бер номерны калдырмыйча, почтаны вакытында тараталар иде. Бүген яхшы эшләргә нәрсә комачаулый?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: редакция газета журналы