Чирмешәндә газета-журналларны вакытында китермиләр
-Мин сезгә зарымны белдерергә килдем, - дип, редакциягә Чирмешән авылының Төньяк урамында яшәүче пенсионер Надежда Чупахина килде.
Надежда Антоновнаның район газетасы редакциясенә килүенең сәбәбе - почтаны вакытында китермиләр икән. Соңгы ярты елда бу күренеш даими кабатлана.
-Район почта элемтәсе участогы башлыгы Любовь Фәтхетдиновага да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем. Ул я...